Лавров Ислам хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләре илчеләрен Kazanforum чарасына чакырды
Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләре үзара хөрмәткә нигезләнгән. Аларны алга таба ныгыту – илнең тышкы сәясәтендәге алыштыргысыз өстенлек, дип белдерде Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүдә «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы дәүләтләрнең илчеләре белән очрашуында.
«Россия – Евразиянең зур державасы, аның ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләре гаделлеккә һәм бер-береңне хөрмәт итүгә нигезләнгән. Аларны алга таба ныгыту - илнең тышкы сәясәтендәге алыштыргысыз өстенлек. Безне җирдә яшәүче халыкларның мәдәни-цивилизацион күптөрлелеген саклау берләштерә, үзләренең сәяси һәм социаль-икътисади үсеш юлын билгеләү – аларның хокукы», - диде Лавров.
Ул билгеләп үткәнчә, мөселман илләрендәге дуслары белән бергә Россия гадел, демократик, БМО Уставы принципларына таянган күп тармаклы дөнья төзелешен формалаштыру өчен чыгыш ясый. «АКШ җитәкчелегендәге «коллектив Көнбатыш» көчләп таккан ультралибераль кыйммәтләрне кире кагабыз», - дип искәртте министр.
Лавров сүзләренчә, быелгы ел символик мәгънәгә ия. Моннан 20 ел элек РФ Президенты Владимир Путин Малайзиядә дәүләт башлыклары алдында чыгыш ясаганда илебезнең мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрен сыйфат ягыннан яңа форматта үстерүне яклады. Шуннан соң Россиягә әлеге халыкара берләшмә каршында күзәтүче статусы бирелде. Шуның белән күп кенә сынауларга тәңгәл җавапларны бергәләп эзләүгә йөз тоткан Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлеккә нигез салынды.
«2006 елда оешкан «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме (аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли) безнең диалогның төп механизмы, ике якка да файдалы перспективалы проектларны алга җибәрү чарасы булды. Шушы еллар эчендә аның кысаларында илләр һәм халыклар арасында дуслык, ышанычны ныгытуга булышлык итүне максат итеп куйган төрле файдалы инициативаларга старт бирелде. Бүген киң җәмәгатьчелекнең теләктәшлеге хезмәттәшлекне алга таба үстерергә ярдәм итә, шул исәптән эшлекле даирәләр, дини берләшмәләр, яшьләр оешмалары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре линиясе буенча да. Гомуми тырышлыкка Россия төбәкләре дә мөһим өлеш кертә, анда мөселманнар башка конфессия вәкилләре белән гармониядә, дус һәм тату гомер итә», - дип искәртте министр.
Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, май ахырында Казанда «Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum» Халыкара икътисади форумы узачак. Ул Стратегик күзаллау төркеменең махсус утырышы белән бер үк вакытта үтә.
«Ислам хезмәттәшлек оешмасында әгъза булып торучы дәүләтләрнең илчеләре үз җитәкчелегенә алда торган чара турында мәгълүмат бирер дип ышанам. Сезне үз илләрегезнең делегацияләре белән Татарстанның кунакчыл башкаласында көтеп калам», - дип сүзен төгәлләде министр.