Башкортстанның Балтач районында «Орчык бәйрәме» үткәрделәр
Бәйрәм орчык белән бәйле кул эшләре тарихына багышланган.
Башкортстанның Балтач районы Иштирәк авылы мәдәният йортында татар милли йолаларының берсе – «Орчык бәйрәме» оештырылган. Бу хакта «Балтач таңнары» сайтында Рәмзия Шәйхетдинова яза.
Җирлекнең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Сердәшләр» фольклор коллективы белән берлектә оештырылган бәйрәм орчык белән бәйле кул эшләре тарихына багышланган.
Авыл апалары кул эшләрен бәйрәмгә дә алып килгән: шунда ук йон эрләп, язып, катып, бәйләп һәм йомгак чорнап күрсәткән. Аларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган: йоннан бәйләнгән оекбаш, бияләй, башлык, башмаклар, шулай ук, төрле төстәге йомгак, орчыклар да куелган.
Кул эше осталары тамашачы балаларны «Орчык өмәсе» йоласының тарихы белән таныштырды, яннарына утыртып, орчык тотарга, йон язарга, йомгак урарга өйрәттеләр. Фольклор коллективы балаларга халык жырлары башкарды, такмак, мөнәҗәтләр әйтте, дип хәбәр итә «Балтач таңнары».
Шулай ук, өлкәннәр Иштирәк авылы тарихы турында сөйләгән, оста куллы авылдашларын искә алганнар.