Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Миңнеханов: Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы түбән булу яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирми

0

Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, яшьләр бу өлкәне сайламый.

«Хезмәт хакы түбән булу яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирми. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында яшьләр 10 проценттан да кимрәк. Былтыр авылда 61 белгеч калган, ә без ел саен 2000 белгеч әзерлибез. Министрлыкка яшь белгечләрне җәлеп итү чараларын уйларга кирәк», – диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, авыл хуҗалыгы тармагы 79-96 процентка кадрлар белән тәэмин ителгән. Зоотехник, агроном һәм ветеринария табибларына ихтыяҗ зур, ди ул.

Министр әйтүенчә, былтыр, студентларны укыту һәм практика үткәрү буенча чыгымнарны каплар өчен, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 12,7 миллион сумлык субсидия бирелгән. Программада 107 предприятие һәм 400 студент катнашкан. Бу ярдәм чарасы быел да сакланган.

Министр яшь белгечләргә бирелә торган түләүләр турында искәртте. Югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен 300 мең сум һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар өчен 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган. Булачак белгечләргә шулай ук ел дәвамында ай саен 7,5 мең сум өстәмә түләү була.

«Узган елда яшь белгечләргә ярдәмнең гомуми күләме 21 миллион сум булды", — дип билгеләп үтте Җаббаров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову






Священник Царевский, который крестил Белоусова, назвал его патриотом

В Самаре началась проходка тоннеля до станции метро "Театральная"

Движение авто временно закроют на участке трассы М-8 «Холмогоры» с 14 по 17 мая

В Петербурге пройдет III ярмарка современного искусства «1703»