РФ Хөкүмәте иреклеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирү кагыйдәләрен раслады
Россия иреклеләре бердәм үрнәктәге хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алачак. Документны бирү кагыйдәләре РФ Хөкүмәте карары белән расланды. Таныклык шул исәптән хәрби хезмәткәрләргә тиешле ташламаларны раслау буларак та хезмәт итәчәк.
Әлеге таныклык махсус хәрби операция барышында Россия Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм итү өчен Хөкүмәт тарафыннан оештырылган иреклеләр берләшмәсенә кергән гражданнарга бирелә.
Документны РФ субъектлары хәрби комиссариатлары гражданин хәрби исәпкә баскан урын яки аның яшәү урыны буенча тапшырачак. Аны гариза биреп алырга алырга мөмкин. Әгәр иреклеләр берләшмәсендә катнашуны раслый торган документлар югалса, хәрби комиссариатлар аларны эзләү белән мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнәчәк, диелә карарда.
Искәртеп узабыз, иреклеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирә торган закон 2022 елның ноябрендә кабул ителде. Алар өчен шул исәптән милеккә салым һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча кайбер ташламалар билгеләнде. Моннан тыш, шундый статуска ия гражданнарга айлык акчалата түләү дә каралган.