Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Миңнеханов терлекчелек тармагында зур инвестиция проектлары эшләнмәгән районнарны атады

0

Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов терлекчелек тармагында зур инвестиция проектлары эшләнмәгән районнарны атады.

«Чүпрәле, Яшел Үзән, Сарман, Югары Ыслан, Байлар Сабасы, Менделеевск, Лаеш, Питрәч районнарында зур инвестиция проектлары эшләнми», – диде ул.

Ул бу районнарның сөт җитештерүчәнлеген Кукмара районыныкы белән чагыштырды. Барысын бергә алганда да, бер Кукмара районының күбрәк сөт җитештерүен әйтте. Республика җитәкчесе сөт җитештерү буенча алдынгы районнарны искәртте. Бу  – Кукмара, Саба, Әтнә, Балтач районнары. Бу районнардан үрнәк алырга өндәде.

«Андый нәтиҗәләр өчен республикада барлык шартлар да бар. Нәселле терлек сатып алу, әзер продукцияне сату, комплекслар төзү кебек һәр этапта ярдәм күрсәтелә. Бу инструментлар барысы өчен эшли, ләкин бөтенесе дә аларны кулланмый. Мәсәлән, Чүпрәле, Кама Тамагы районнары былтыр бер баш нәселле терлек алынмаган», – диде ул.

Ул фермалар ябылу һәм терлек башы саны кимү проблемасын да күтәрде. 

«Бу вакытлыча дип өметләник. Мәсәлән, Чистайда инвестор терелек башын бетергәч, 5 авыл халкы эшсез калды, Зәй, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Югары Ослан районнарында шул ук хәл. Эш булмаса, бу авыллар юкка чыгачак. Терлекчелек авыл халкы өчен мөһим», – диде ул. 

Ул терлек башының кимүе хезмәт хакына тәэсир итүен аңлатты. «Терлек башы кимегәч, хезмәт хакы да кими. Мәсәлән, Апас районында былтыр терлек башы кимегән, нәтиҗәдә хезмәт хакы уртача күрсәткечтән 30 процентка кимрәк, Шул ук хәл Спас, Балык Бистәсе, Әгерҗе районнарында күзәтелә. Терлекчелек – керем чыганагы», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Павлюченкова не смогла выйти в третий круг турнира WTA 1000 в Риме






«Оренбург на 40-м месте»: владелец собаки-поводыря из Оренбурга – об отношении людей и городской среде

Ежегодная акция «Ночь в музее» пройдет в Москве 18 мая

Подмосковному бизнесмену помогли установить происхождение конструкций на участке

Алтай стал самым популярным местом в России для летнего отпуска