Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Рөстәм Миңнеханов Малайзия энергокомпаниясе җитәкчелеге белән очрашты

0

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Maharani EnergyGateway (Малайзия) компаниясенең Башкарма рәисе Допинг А Мәлик бин Динг А Рахман белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Maharani Energy Gateway - нефть продуктларын җир өстендә саклау, суднолар арасында операцияләр, бункерлау, суднолар төзү, суднолар ремонтлау һәм башка диңгез хезмәтләре өчен комплекслы чишелешләр тәкъдим итүче энергия компаниясе. Нефть продуктларын ташу буенча компания күрсәткән хезмәтләр барлык халыкара стандартларга туры килә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Малайзия элемтәләре даими нигездә саклана. Малайзия - Россия Федерациясенең ышанычлы сәүдә партнеры.

«Без илләребез җитәкчелегенә регионара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыруга игътибар бирүләре өчен рәхмәтлебез. Үз дәрәҗәсендә Татарстан эшлекле элемтәләр үсешенә ярдәм итәргә әзер», - дип ассызыклады Рәис.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ислам дөньясы һәм ИХО илләре белән актив хезмәттәшлек итә. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме юнәлеше буенча зур эш алып барыла. Быел төркемнең бер утырышын Малайзиядә уздыру планлаштырыла.

«Сез эре энергия компаниясен җитәклисез. Ышанам, бу юнәлеш буенча сезнең белән хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Свыше 30 тысяч выпускников Подмосковья сдадут ЕГЭ в этом году

Врач предупредила об опасности для здоровья «мясного клея» в продуктах

Минтранс Подмосковья проведет вебинары по дорогам и транспорту 15 мая

Собянин: Почти 800 событий прошло в праздники на площадках «Вместе с культурой»