Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Путин сейсмокуркыныч территорияләрдә мониторинг чараларын эшләргә кушты

0

Россия Президенты Владимир Путин илнең сейсмокуркыныч территорияләрендә даими мониторинг өчен чаралар комплексын эшләүне тәэмин итәргә йөкләде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә <…> куркыныч табигый күренешләрне тикшерүгә, сейсмокуркыныч территорияләрдә, сейсмоактив районнарда урнашкан мөһим һәм куркыныч объектларда даими сейсмик мониторинг уздыруга юнәлтелгән чаралар комплексын эшләүне һәм гамәлгә куюны тәэмин итәргә <…>», - диелә документта.

Боерык текстыннан күренгәнчә, мониторингка дәүләт корпорациясе һәм файдалы казылмалар эзләү һәм чыгару белән шөгыльләнүче, шулай ук сәнәгать өчен балык тоту белән шөгыльләнүче оешмалар җәлеп ителергә тиеш.

Моннан тыш, Камчатка ярымутравында һәм Сахалин утравында табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен киметү һәм алардан килгән зыяннарны йомшарту проектларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү таләп ителә.

Бу йөкләмә узган елның 1 декабрендә узган яшь галимнәр белән очрашу нәтиҗәләре буенча бирелде. Бу эштә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнде. Йөкләмә үтәлү турындагы докладны агымдагы елның 1 августына кадәр тапшырырга, аннары вазгыять турында ел саен хисап тотарга кирәк булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 6 февральдә Төркиядә җир тетрәүләр вакытында һәлак булучылар саны 46 мең кешедән арткан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






Tele2 первой обеспечила 100% покрытие сетью нового отрезка платной магистрали М4

Московский таксист опоздал на вызов к пожилому пассажиру и прострелил ему бедро

Отключения горячей воды начнутся в Москве с 20 мая

Врач МОДКТОБ рассказал об опасности открытых окон для детей