Татарстанда бер елда сатуга 5,5 мең тонна бал җитештерелгән
Былтыр Татарстанда 5,5 мең тонна товар балы җитештерелгән. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Министр пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланудан бал кортларының үлеме проблемасы булуын искәртте.
«Бал кортларының пестицидлардан агулаунуын профилактикалау буенча инструкция" эшләнде. Регламентны үтәмәүчеләрне тикшерү өчен махсус төркем һәм бу очраклар турында хәбәр итү өчен Whatsapp мессенджерында төркем булдырылды. Моның буенча һәр районда укулар уздырылды" - диде ул минстрлыкның киңәйтелгән утырышында.
Җәббаров сүзләренчә, быел нәселле бал кортлары белән шөгыльләнүче хуҗалыклар өчен яңа дәүләт ярдәме кертелә.