Республика клиник хастаханәсенең баш табибы казанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
Республика клиник хастаханәсенең баш табибы һәм Казан шәһәре думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев «Бердәм Россия» партиясенең төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Казанда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Баш табибка 8-843-238-1000, 8-800-201-16-00 («Минем депутат» порталы) һәм 8-987-205-00-63 WhatsApp номеры буенча сораулар бирергә мөмкин. Сораулар шулай ук op@tatarstan.er.ru электрон почтасына кабул ителә.
Казандагы «Бердәм Россия» җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә шәхсән килергә мөмкин, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә .
Туры эфир 9 мартта 14.00 сәгатьтә «ВКонтакте»да төбәк кабул итү аккаунтында узачак.