«Алга» батальоны хәрбиләре Алабугада яшәүчеләргә ярдәм өчен рәхмәт белдерде
«Алга» батальонының 3нче рота хәрбиләре Алабугада яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Алабугалыларга мөрәҗәгать иткән видео батальонның Телеграм-каналында чыкты.
«Алабуга шәһәренә зур рәхмәт әйтергә телибез <…> һәр гуманитар ярдәм өчен. Безгә барысы да килә, барысы да килеп җитә, зур рәхмәт сезгә. Сезнең ярдәм безгә бик кирәк. Тиздән Җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз», - ди хәрбиләрнең берсе видеороликта.
Искәртик, февраль ахырына булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Алабуга районы хакимияте һәм халкы үзләре теләп киткән һәм мобилизацияләнгәннәргә 70 тонна гуманитар ярдәм, шул исәптән җиде автомобиль җибәргән. Мобилизацияләнгәннәргә, контрактчыларга һәм үзләре теләп китүчеләргә 42 млн сумнан артык акча җыелган, шуларның 12,5 млн сумы хәрбиләр киеменә һәм җиһазларга тотылган.