Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Чаллы активисты хәрбиләргә «коры душ» ясап җибәргән

0
Чаллы активисты хәрбиләргә «коры душ» ясап җибәргән

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә Чаллы хатын-кызлары һәръяклап ярдәм итә. Кул осталары атна саен оекбашлар бәйләп тапшыра. Икенчеләре тиз пешә торган аш пакетлары әзерли. Хәзер күпләп юыну әсбаплары да ясап җибәрергә уйлыйлар.

«Дарим тепло» берләшмәсе җитәкчесе Светлана Карпова «коры душ» пакетлары ясый башлады. Әлеге идея аңа ялга кайткан солдат белән очрашып сөйләшкәннән соң килә.  Светлананың абыйсы да махсус хәрби операциядә катнаша. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

«Безгә кунакка килгән хәрби егет «коры душ» турында сөйләде. Ул вакытта аның нәрсә икәнен дә аңламадык. Шундый ук юыну әсбапларын Түбән Кама шәһәре активистлары ясый башлаган икән. Мин өйрәндем. Үзем дә ясап карарга булдым», - ди Светлана Карпова.

Моның өчен бакчада түтәлләрне каплау өчен кулланыла торган дорнит тукымасы кирәк. Шуңа физик мөмкинлекләре чикле, урында ятучы кешеләр тәнен юу өчен кулланыла торган күбекне су белән катыштырып салалар.

«Әзер «коры душ»ка 2 тамчы су җитә, ул тиз арада күбекләнеп чыга. Тәнне шуның белән генә юасың, соңыннан өстеннән коры сөлге белән сөртеп аласың. Без коры салфеткалар да тыгып җибәрәбез», - диде шәһәр активисты.

«Анда юыну мөмкинлеге юк ди абый. Шуңа күрә мондый гигиена чаралары аларга бик ошар дип уйлыйм. Гуманитар ярдәм машинасы белән 75 душ пакеты ясап җибәрдем. Хәзер солдатларның уй-фикерләрен көтәм», - ди Светлана Карпова.

Искәртик, Чаллы активистлары атнаның һәр җомга көнендә «Камаз» мәдәният йортында очраша. Алар бәйләгән оекбашларны пакетларга тутырып әзерләп куя. Хәзер «коры душ» пакетлары да әзерли башларга җыеналар.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Путин попросил членов Совбеза уделить дополнительное внимание отношениям со странами СНГ

В 7 корпусах подмосковного ЖК «Прибрежный Парк» начали монтаж инженерных систем

Актриса Малого театра Юлия Зыкова попала в больницу после ДТП на юге Москвы

Пробки в Подмосковье вечером 13 мая достигли 5 баллов