Татарстан Милли китапханәсендә Кострома татарларына багышланган китап тәкъдим ителде
Татарстан Милли китапханәсендә «Кострома татарлары. Тарих һәм традицион мәдәният буенча очерклар» дигән китап тәкъдим ителде. Кичәгә Казанның әйдәп баручы тарихчылары һәм этнографлары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тематик видеоматериаллар күрсәтү, басманың үзе кебек үк, аудиториядә зур кызыксыну уятты. Чараны оештыручылар һәм кунаклар фикеренчә, үткәрелгән тикшеренү эшләренең масштабы һәм тематик колачы ягыннан бу басмага тиңнәр юк.
Китапның беренче презентациясе узган елның ноябрендә Костромада Татар бистәсендә яшәүчеләр катнашында узган иде. Казандагы тәкъдим итү кичәсе тарихчыларга, татар тарихы һәм этнографиясе өлкәсендәге белгечләргә, киң катлам җәмәгатьчелеккә уникаль мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирде.
Әлеге китап академик галимнәр – этнографлар, тарихчылар, археологлар һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте белгечләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Ул РФ Диния нәзарәте яклавы астындагы этнографик хезмәтләр сериясе проектының дәвамы булып тора, анда «Касыйм ханлыгы күләгәләре», «Темников – империяләр кирмәне» кебек басмалар керә.
Иҗат коллективының максаты Кострома татарлары турында тарихи планда гына түгел, ә этнографик аспектта сөйләүдән дә гыйбарәт иде. Чөнки татарларның әлеге төркеме – Идел һәм Урал буе татарлары ареалында иң көнбатыштагы төркемнәрнең берсе.
«Кострома татарлары. Тарих һәм традицион мәдәният буенча очерклар» китабын әзерләүдә Борынгы Русь һәм Идел буе Болгар дәүләте арасындагы элемтәләрне өйрәнү белән шөгыльләнүче археологлар да катнашкан.