Буадан махсус операциядә катнашучылар 8 Март уңаеннан кыр үләннәреннән букет җыйган
Буа районыннан мобилизацияләнгән ир-егетләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан видеокотлау яздырган. Район башлыгы Рәнис Кәмәртдинов үз аккаунтында әлеге видеоны урнаштырган. Кадрда кыр үләннәреннән җыелган «букет» тоткан хәрбиләр сурәтләнгән, алар әлеге үлән бәйләмен туган якларындагы яраткан хатын-кызларына тапшырырга вәгъдә итә.
«Бу үзенчәлекле котлау бүген безнең районнан мобилизацияләнгән ир-егеттән һәм аның төркеменнән килде! Алар хатын-кызлар өчен букет җыйган. Безнең батыр гаскәриләр якыннарына борчылмаска куша, Ватан ышанычлы сак астында», - дип язган Буа районы башлыгы.
Видео ахырында хәрбиләр аерым-аерым аларны өйләрендә көтүче әниләрен, апа-сеңелләрен һәм хатыннарын яратуларын белдерә.
«Бүген – Халыкара хатын-кызлар көне, егетләр белән бергәләп әлеге искиткеч көн белән котлыйсыбыз килә! Безгә ярдәм иткәнегез, мораль яктан булышканыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәбез. Без монда чагында борчылмасагыз да була. Биредә иң яхшы ир-егетләр җыелган», - ди хәрбиләр видеода.
Район хакимиятенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бәйрәм алдыннан Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә хатын-кызлар өчен концерт булган. Алар каршында Раяз Фасыйхов, «Трио Рио» төркеме һәм район артистлары чыгыш ясаган. Алар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелгән, шулай ук хәрбиләрнең якыннарына чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәр.