Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары Саба автоледиларын 8 Март белән котлады
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көнендә Саба районында «Чәчәкле патруль» акциясе үткәрде. Инспекторлар юлларда хатын-кызлар йөрткән машиналарны туктатып, документларын тикшерәсе урынга аларга чәчәк бәйләне тапшырды һәм 8 Март белән котлады. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнур Насыйбуллин сүзләренчә, акция кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хатын-кызларга бәйрәм кәефе генә бүләк итеп калмый, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә искәртә һәм юлларда иминлек тели.
Автоледилар шундый игътибар күрсәткәннәре һәм бәйрәм кәефе бүләк иткәннәре өчен инспекторларга елмаеп рәхмәт белдерде.