Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Мәскәүдә татар халкының мәдәниятенә багышланган «Дастан» күргәзмәсе ачылды

0

Мәскәү шәһәренең «Дар» мәдәни үзәгендә «Чыганакларга кайту» проекты кысаларында «Дастан» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тарафыннан игълан ителгән Милли дастаннар елына һәм татар халкының мәдәниятенә багышлана.

Аны «Дар» мәдәни үзәге, Мәскәү шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә кысаларында татар халык дастаннары, китаплар, рәссамнар һәм фотографлар эше тәкъдим ителгән. Чарада татар мөнәҗәтләре, бәетләр һәм халык музыка уен коралларында композицияләр башкарылды. Анда Татарстан Республикасының халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Гөлзада Сафиуллина һәм «Риваять» этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитов чыгыш ясады.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондыннан картиналар, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Булат Гыйльвановның эшләре, Татарстан Фотографлар берлеге әгъзалары Рамил Гали, Р.Якупов, С.Исхаков, Р.Муллаяновның фотосурәтләре тәкъдим ителә. Шулай ук «Идегәй» татар халык дастаны: Нәкый Исәнбәтнең җыелма текстны өйрәнүгә һәм булдыруга керткән өлеше» күргәзмәсе дә оештырылган.

Күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






Как сам Ломоносов оценивал свои научные заслуги: отрывок из книги

Школу и детские сады построят в Царицыне по городской программе

Интересные фото интересных людей. Очень рекомендую к просмотру!

Жители деревни Русавкино-Романово в Балашихе провели субботник