Таиландта туристлар өчен штраф карточкалары системасы кертергә җыеналар
Таиландның Иммиграция бюросы җитәкчесе генерал-лейтенант Пакпомпипат Сатджапан тай кануннарын хөрмәт итмәгән чит ил кешеләре өчен сары (кисәтү) һәм кызыл (депортация) карточкалар системасын хуплады, дип хәбәр итә «Новости Пхукета» басмасы. «РИА Новости» шул турыда яза.
Ләкин мондый чараларны бөтен илдә кертү планлаштырылмый. «Башка провинцияләрдә барысы да җирле хакимият карарларына бәйле булачак», – дип белдерде Пхукеттагы Иммиграция бюросы башлыгы полковник Тханет Сукчай.
Аның сүзләренчә, конкрет иммиграция хезмәтләрендә системаны гамәлгә ашыру өчен ресурслар булу – төп фактор. Шул ук вакытта офицер белдергәнчә, идеянең асылы - закон бозучыларны кисәтү һәм, башка провинцияләрдә күзәтелә торган шунда ук җәза бирү урынына, аларга төзәлергә мөмкинлек тудыру
«Кайбер урыннарда сезне беркем дә кисәтеп тә тормаячак. Чит ил кешесе тәртип бозган өчен тоткарланганда, Иммиграция бюросы шунда ук дәүләттә булу рөхсәтен кире ала», – дип белдерде Сукчай.
Мисал итеп ул Чонбурида чит илдән килгән мотоциклчы-стритрейсерларга каршы көрәш кампаниясен китерә. Пхукеттагы Иммиграция бюросы башлыгы сүзләренчә, анда кешеләрне кисәтүләрсез патшалыктан куганнар.
Якын арада рәсми затлар Пхукетта чит илләрнең консуллары һәм мактаулы консуллары белән очрашу үткәрәчәк. Сукчай бу хәлнең «губернатор кайткач» март уртасында яки ахырында булачагын аңлатты, диелә хәбәрдә.