Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Татарстанда буран, җепшек кар, яңгыр һәм җылы һава торышы көтелә

0

Иртәгә, 12 мартта, антициклон йогынтысыннан булган кыска вакытлы салкыннан соң, җылы атмосфера фронты Татарстанга кабат тотрыксыз һава торышы китерәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы кала. Төнлә явым-төшем ихтималы бик аз, әмма иртән һәм көндез урыны белән кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем булырга мөмкин. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы бураннар фаразлана, ерактан күрү мөмкинлеге бер-ике километрга кадәр кими.

Көннең караңгы вакытында көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан талгын җил исәчәк, якты вакытта аның тизлеге секундка 15-20 метр, урыны белән 22 метрга кадәр кадәр көчәячәк. Моннан тыш, юлларда көчле бозлавык барлыкка килә, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -4..-9 градус, аязганда һәм иңкүлекле урыннарда -14 градуска кадәр (Татарстан башкаласында -4..-6 градус, аязганда -7..-9 градус) көтелә. Көндез һаваның максималь температурасы +1..+6 градус булачак. Казанда көндезге максималь температура +4..+6 градус булыр дип фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында төбәктә җылы һава торышы сакланачак. Катнаш характердагы явым-төшем һәм көндезге температура +1..+6 градус булыр дип көтелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Если «Динамо» наберет 4 очка в двух последних турах, это гарантирует ему чемпионский титул

Непобедимый "Спартак" Слишковича обыграл "Краснодар"

«Спартак» обыграл «Краснодар» в домашнем матче 28-го тура РПЛ

Школьница разбилась насмерть, упав в вентиляционную шахту в Москве