Казанда коткаручылар аягына кадак кергән хатын-кызга ярдәм иткән
Кичә төнлә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казанның Гагарин урамындагы йортларның берсендә фатирда яшәүче 22 яшьлек кызның аягына кадак керүе турында хәбәр килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар урынга килгәч, кадакның кызның аягына керүен ачыклаган. Алар кадак сөяккә кадәр кергән булырга мөмкин дип шикләнгән. Зыян күрүче үзе ашыгыч ярдәм машинасына төшә алмаган.
Коткаручылар урында ук махсус корал белән кадакны кискән. Аннары кызга ашыгыч ярдәм автомобиленә кадәр төшәргә ярдәм иткән.