Татарстанда 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырачак
Татарстанда быел 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак. Мәктәпләрдә 85 имтихан үткәрү пункты ачыла, 1 540 аудиториягә онлайн-видеокүзәтү куелган. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Бергә бирәбез! Ата-аналар арасында БДИ тапшыру көне» акциясе вакытында хәбәр итте.
«Быелгы 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, элек укуларын тәмамламаган тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы, шулай ук узган еллардагы 1 173 чыгарылыш укучысы һәм 184 урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучы БДИ тапшыра. Алар имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип өметләнәбез», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
БДИ оештыруда һәм уздыруда 6 меңнән артык педагог катнаша, диде Һадиуллин. Аның сүзләренчә, БДИ үткәрү пунктларына имтихан материаллары интернет буенча тапшырыла, бастыру һәм материалларны сканерлау аудиториядә уза.