Уфада «Әр-Рәхим» мәчетенең бер гөмбәзе төшкән
Уфада «Әр-Рәхим» мәчетенең бер манарасыннан гөмбәз төшкән. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы яза.
«Мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бер гөмбәзнең юклыгына үзе инанды. Чыннан да, манарада бер гөмбәз юк. Күрәсең, корылманың элементы көчле җил аркасында төшкән. Бина янында төзелеш техникасы юк, шуңа күрә сүз демонтаж турында бармый», диелә хәбәрдә.