Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 10 ел тулды
Уралда Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) оешуның ун еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Изге Кәлимәт» мәчетендә бәйрәмдә төбәк мөселманнары һәм дин вәкилләре белән кунаклар - Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле, Мәскәү өлкәсе мөфтие Дауд хәзрәт Мөхетдинов, Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Людмила Бабушкина, Екатеринбург һәм Верхотурье митрополиты Евгений (Кульберг), православие руханилары, Свердловск өлкәсе дәүләт хакимияте органнары, Екатеринбург шәһәре администрациясе, төбәк милли-мәдәни һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Чаралар кысаларында мөфти Абдул-Куддусс Ашарин Свердловск мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп өченче срокка сайланды. Свердловск өлкәсенең барлык мөселман җәмгыятьләре вәкилләре аның кандидатурасын хуплады.
Аларның сүзләренчә, мөфти ун еллык эшләү дәвамында этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, төбәк территориясендә экстремизмны профилактикалау, шулай ук дин тотучылар өчен бик күп әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән. Шуларның берсе - Екатеринбургта Җәмигъ мәчетен төзү, анда 2500 кеше сыя.
«Үзәк мөфтият - Уралда ислам динен тәкъдим итүче актив үзәк дини оешмаларның берсе. Мөфтият эшчәнлеге дәвамында дини һәм рухи-әхлакый агарту, Свердловск өлкәсендә яшәүчеләргә патриотик тәрбия бирү өлкәсендә зур эш башкара», диелә бу хәбәрдә.