Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Татарстанда махсус үзәкләргә җибәрү өчен балалар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәләр

0

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштырырга мөмкин булган яшүсмерләр категорияләре исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте. Парламентарийлар «Балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелә торган закон проектын әзерләде.

Статистик мәгълүматлар буенча, 2022 елда Россиядә 60055 баланың караучысыз калганы ачыкланган, алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Закон проектын эшләүчеләр фикеренчә, даими яки вакытлыча яшәү урыннарыннан китүче балалар (ел дәвамында өч тапкыр һәм аннан да күбрәк) аерым игътибарга лаек.

Документта еш кына административ хокук бозулар кылган балигъ булмаганнар да игътибарга лаек, дип аныклана. Кабат хокук бозу өчен җинаять җаваплылыгына җәлеп итү каралган. Мисал өчен, вак урлашу, кыйнау. Әмма бу чара 16 яшькә җитмәгән яшүсмерләргә кагылмый.

Федераль законга үзгәрешләр кертү балигъ булмаганнарның хокук бозу саны, шул исәптән кабат бу адымга бару очраклары кимүгә, шулай ук аларның хокукларын яклауны гамәлгә ашыруга китерәчәк, дип ышана документ эшләүчеләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Посол РФ сообщил о планах властей Маврикия внедрить карты «Мир»

Блок "Победа" заявил о восстановлении стратегического партнёрства с Россией

Журналисты узнали, как живут вне России дети Марии Голубкиной и Николая Фоменко

Настя Задорожная впервые станет мамой