АКШ: Кара диңгез өстендә Россиянең Су-27 самолеты белән беспилотник бәрелеште - ТАСС
Кара диңгез өстендә Россиянең Су-27 самолеты (истребитель) Американың MQ-9 Reaper пилотсыз оча торган аппараты (беспилотник) белән белән бәрелешкән. Бу хакта АКШ Кораллы көчләренең Европа командованиесенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Россия самолеты дрон винтына тиеп киткәннән соң, беспилотник суда халыкара территориягә төшкән. Гадәттән тыш хәл «Үзәк Европа вакыты буенча 7.03 сәгатьтә», ягъни Мәскәү вакыты буенча 9.03 сәгатьтә булган.
Бу хәл турында Америка Кушма Штатларының президенты Джо Байденга хәбәр ителде, дип әйткәннәр «Ак йортта».
Моңа кадәр Agence France-Presse басмасы Reaper беспилотнигы белән булган хәл турында үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте. Ул вакытта дрон бәреп төшерелүе, аның кайсы илнеке булуы да билгеле түгел иде. Чөнки андый беспилотникларны АКШ кына түгел, башкалар да куллана.
Россия бу хәл буенча әлегә комментарий бирмәде, дип яза «Татар-информ».