Уфада «Нәүрүз» яз бәйрәме була
19 мартта Уфаның «Евразия» агропаркында «Нәүрүз» республика бәйрәме үткәрелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Башкортстан халыклары Дуслык йортының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген «Нәүрүз» - игелек һәм үзара хөрмәт, мәрхәмәт һәм юмартлык символы. Бәйрәм территориясе Башкортстанның этникара татулыгын чагылдыра торган мәйданга әверелә.
Республиканың иҗтимагый берләшмәләре дистәгә якын милли ишегалды ясап куя. Аларның һәрберсендә милли ашлар, сый-нигъмәтләр табыны корыла. Бәйрәм кунакларын пылау белән сыйлыйлар, спорт уеннары һәм ярышлар уздырыла, шулай ук гореф-гадәтләр күрсәтелә һәм остаханәләр үткәрелә. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар катнаша.
«Нәүрүз» бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар игътибарына төрле халыкларның милли җырларыннан һәм биюләреннән торган концерт программасы тәкъдим ителә. Республиканың профессиональ һәм үзешчән артистлары, фольклор коллективлары башкорт, татар, таҗик, кыргыз, казах, төркмән, үзбәк биюләрен һәм яз, дуслык, мәхәббәт турында җырлар башкара. Шулай ук шагыйрьләр һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый.
Таҗикстаннан килгән профессиональ артистлар «Нәүрүз» республика бәйрәмендә беренче тапкыр катнаша, диелә хәбәрдә.