Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы төбәк башлыклары медиарейтингында үз позициясендә калды

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның февраль нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында икенче урынны саклап калды. Төрле мәгълүмат чараларында губернаторларны искә алу ешлыгын «Медиалогия» компаниясе өйрәнде.

Татарстан Рәисенең медиаиндексы 67337,1 тәшкил итте. Республика җитәкчесе төрле медиаресурсларда 8257 тапкыр искә алына.

Аерым алганда, мәгълүмат чараларында Миңнехановның Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын ачуда катнашуы, студентларга эшмәкәрлек күнекмәләрен активрак үзләштерергә теләве, Фәннур Гарифуллинны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары итеп билгеләве кызыксыну уяткан.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстан Рәисенең Төркия һәм Сирия президентлары Рәҗәп Тайип Эрдоганга һәм Бәшәр Асадка «җир тетрәү сәбәпле» кайгы уртаклашу сүзләрен белдерүе һәм аның Казанда Федор Шаляпинга мемориаль такта ачу тантанасында катнашуы җәлеп иткән.

Февраль нәтиҗәләре буенча Идел буе төбәкләре җитәкчеләренең медиарейтингында беренче урынны Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров алды, өченче урында - Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров. Шул итеп, тулаем алганда, лидерлар өчлеге узган ай белән чагыштырганда үзгәрмәгән.

.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Синоптик Леус: в Москву снова придут заморозки

Хабаровский край ждет нового губернатора: четвертого за шесть лет

Мужчине выстрелили в лицо из пистолета в торговом центре в Москве

Жительница Чувашии прошла всю Великую Отечественную, отпраздновала 99-летие и хочет вырастить арбуз