Синоптиклар Татарстанда +7 градуска кадәр җылы буласын вәгъдә итә
Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Зур күләмдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Көньяк-көнчыгыштан талгын җил булырга мөмкин, юлларда бозлавык көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0...-5 градус тәшкил итәчәк, ә көндез +2..+7 градуска кадәр җылы булачак.