Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен өстәмә рәвештә 10 процентка арттырырга кушты
Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме өстәмә рәвештә индексацияләнәчәк. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Федераль Җыенга юлламаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча расланган күрсәтмәләр исемлегендә шулай диелә.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, элегрәк бирелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып, 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен өстәмә рәвештә 10 процентка арттыруны тәэмин итәргә», - диелә Кремль сайтында урнаштырылган документта.
Билгеләп үтелгәнчә, Министрлар Кабинеты дәүләт башлыгына 2023 елның 1 июленә һәм 15 декабренә кадәр аның үтәлеше турында доклад тәкъдим итәргә тиеш.
6 мартта Дәүләт Думасына закон проекты тапшырылды, анда 2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 19 242 сум дип билгеләргә тәкъдим ителә.