Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Аксакаллар Татарстанның дини-туристик маршрутларын үстерү турында фикерләште

0

https://dumrt.ru/

15-16 март көннәрендә Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә республика аксакаллары Әтнә, Арча, Кукмара районнарындагы дини-туристик маршрутлар буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Дини-туристик маршрутлар борынгы мәчет биналары белән танышу, татар дин әһелләре һәм галимнәренең исемнәре белән бәйле урыннарда булу, милләт зыялылары җирләнгән каберлекләргә барып дога кылуны күздә тота. Бу хакта ТР Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аксакалларның Казан арты районнарына эш сәфәренең төп максаты – халыкны, аеруча яшьләрне туристик-истәлекле урыннарга җәлеп итү һәм Татарстанның башка районнарында да ислам дине тарихы белән тыгыз бәйләнгән урыннар буенча маршрут төзү мөмкинлекләрен өйрәнүдән гыйбарәт. Әлеге юнәлештә башланган эшчәнлек Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында тормышка ашырылачак.

Аксакаллар беренче эш итеп Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында реставрациядән соң ачылган таш мәчетне һәм шунда ук урнашкан музейны карады. Әлеге гыйбадәт йорты Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1769 елда салынган Казан читендәге иң беренче таш мәчет булуы белән үзенчәлекле. Ул төзекләндерелеп 2020 елның декабрендә ачылды.

Алга таба Татарстан аксакаллары Арча шәһәрендә Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә һәм Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булды.

Бүген исә кырыктан артык аксакал Кукмара районы Мәчкәрә авылына сәфәр кылды. Биредә кунаклар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасын барып күрү чаралары, экскурсияләр оештырылды: бай тарихи дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын карау, Коръән укып дога кылу, төзекләндерү эшләре башланган борынгы Беренче Җәмигъ мәчетне карау оештырылды. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






«В главной туристической артерии». Крым «расцвёл» в Москве

Садыр Жапаров принял участие в параде Победы в Москве - фото

Глава Дмитрова осуществил мечту детей героев СВО

Потомки ветерана передали семейные реликвии в Музей Победы