Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Мөхәммәтшин Африка вәкилләрен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023» форумына чакырды

0

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе, Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек буенча Россия комитетының попечительләр советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүдә узган «Россия - Африка күпполярлы дөньяда» икенче халыкара парламент конференциясенең пленар утырышында катнашты.

Форсаттан файдаланып, Фәрит Мөхәммәтшин Африка дәүләтләре вәкилләрен быел май аенда Казанда узачак «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum-2023» XIV Халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә. 

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы оештырган конференция чараларында шулай ук Африканың күпчелек илләреннән 40 тан артык рәсми парламент делегациясе, Россия һәм Африка илләре фәнни-мәгариф һәм эксперт бергәлеге вәкилләре, Россия Федерациясе сенаторлары, Дәүләт Думасы депутатлары, федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, ил төбәкләренең закон чыгару җыелышлары рәисләре, бизнес-бергәлек вәкилләре катнашты.

Конференциядә күпполярлы дөнья формалашкан шартларда Африка илләре белән парламентара хезмәттәшлекне ныгыту, мөнәсәбәтләрне үстерү һәм икътисадта, фәндә һәм мәгарифтә, шулай ук куркынычсызлык өлкәсендә хокукый җайга салуга бердәм алымнар эшләү мәсьәләләре каралды. Әлеге тематика турында фикер алышу «Россия - Африка» икътисадый саммиты алдыннан аеруча актуаль, аны агымдагы елның июлендә Санкт-Петербургта үткәрү планлаштырыла.

Конференциядә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. «Россия һәм Африка илләре партнерлыгы яңа дәрәҗәгә чыга, – дип басым ясады Владимир Путин, – безнең ил һәрвакыт Африка дәүләтләре белән хезмәттәшлеккә өстенлек бирде һәм бирәчәк, бу Россия тышкы сәясәтенең алыштыргысыз өстенлекләренең берсе дип әйтү һич тә арттыру түгел».

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, Африка дәүләтләренең дөнья күләмендә роле даими рәвештә арта бара. Африка формалаша башлаган күпполярлы дөнья лидерларының берсе булачак, моның өчен барлык объектив алшартлар да бар, дип саный Владимир Путин. «Без бергәләп глобаль көн тәртибен формалаштырырга, бергәләп гадел һәм тигез хокуклы дәүләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту өстендә эшләргә, үзара файдалы икътисадый хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерергә әзер», – диде ул.

«Россия - Африка» конференциясе кырларында Фәрит Мөхәммәтшин Африка илләре делегацияләре җитәкчеләре белән берничә очрашу үткәрде, шулай ук кайбер катнашучылар белән аралашты.

Татарстан күп еллар дәвамында «Россия - Ислам дөньясы» Халыкара икътисадый саммиты уздыра, анда Африка континенты дәүләтләре вәкилләре актив катнаша. Әйтик, узган ел республикага Африка илләренең 11 Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Алжирның «Эль-Бина» партиясе рәисе Габделкадер Бенгрин һәм Милли халык ассамблеясе депутатлары килде.

Быел Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә форумга федераль статус бирелде. Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе KazanForum да «Хатын-кыз карашы» трегын оештыручы булып тора. Оештыручылар беренче тапкыр халык дипломатиясе һәм халыкара бизнеска хатын-кызлар карашы турында фикер алышырга тәкъдим итә.

 

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Московское море: каким оно было?

Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю

«Наша победа!» Новый поворот в деле сожженного в сарае мальчика

Mercury засмотрелась на молодежь // Ритейлер пытается привлечь к люксу новое поколение