Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Шамил Садыйков блогерлар белән очрашуда: Хәзерге заман журналисты блогер булырга тиеш

0
Шамил Садыйков блогерлар белән очрашуда: Хәзерге заман журналисты блогер булырга тиеш

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәзерге заман журналисты блогер булырга тиеш дип саный. Ул бу турыда «Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә «Шәп блогер» медиамәктәбен тәкъдим итү чарасында әйтте.

«Шәп блогер» медиамәктәбе – Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган масштаблы проект. Проект яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Ялкын» журналы базасында гамәлгә ашырыла. Ул 14 яшьтән 20 яшькә кадәрге актив һәм иҗади яшьләргә юнәлдерелгән. Алар үз мәдәниятен, телен алга этәрергә, шулай ук медиа өлкәсен һәм блогерлык өлкәсен өйрәнергә теләргә тиеш. Мәктәптә татарлар, руслар, чуашлар, марилар һәм удмуртлар катнаша ала.

Укуны Татарстанның танылган блогерлары Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова, Олеся Дмитриева һәм Лиана Федорова алып барачак.

Шамил Садыйков журналистларга блогерлыкны үзләштерергә чакырды. «Без барыбыз да күнеккән медиа, кызганычка каршы, икенче планга күчә. Социаль медиа беренче планга чыга. Хәзерге буын сайтларга керми, телевизор карамый, газеталар укымый. Ә социаль челтәрләрдә төп корал – блогерлар. Мона без бик яхшы аңлыйбыз. Блогерлар хәзер безнең хезмәттәшләр. Хәзерге заман журналисты блогер булырга тиеш», – диде ул.

Аның сүзләренчә, быел «Бәллүр каләм» премиясендә блогерларны да бүләкләячәкләр. «Ел саен үткәрелә торган «Бәллүр каләм»дә блогерлар номинациясен булдыру турында карар кабул ителде. Без республиканың иң яхшы блогерларын билгеләячәкбез һәм аларны бүләкләячәкбез. «Бәллүр каләм» премиясе –  журналистиканың төп бүләге. Без барыгызны да катнашырга чакырабыз», – диде ул.

Шамил Садыйков блогерларның санын күбәйтү өстендә эшләргә кирәклеген әйтте. «Бүген Татарстанда нибары 300 блогер бар. Бу – бик аз. Блогерлар кимендә берничә мең булырга тиеш. «Татмедиа» ул блогерларны эзләп табарга тиеш. Блогерларыбыз күп булсын өчен, без аларны үзебез тәрбияләргә тиеш. Блогерлар бер-берсенә көндәш түгел, чөнки һәр блогер үз аудиториясен булдыра. Татарстан журналистикасында үзгәрешләр көтелә.

Татар блогеры Илнар Идрисов яшьләрне укыту өчен бөтен шартлар да булуын искәртте. «Безнең чынлап та блогерлык өлкәсендә күп тәҗрибә һәм белемнәр бар. Бездә әзер мәйданчык, видеолар төшерергә студия, махсус лампалар бар. Визуал – блогерлыкта бик мөһим. Шулай ук, безне даими карап барган аудитория бар», – дип сөйләде ул.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин яшьләр белән дөрес эш алып барып, алардан блогер ясарга кирәклеген әйтте. «Бүген безнең 5 Ютуб каналы эшләп килә. Аккаунтлар турында әйтеп тә тормыйм. Безнең максат – медиамәктәбебездә яшьләр белән эш алып барып, аларны блогер булырга өйрәтү», – диде ул.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады






Во Ржеве задержали «гастролеров» с наркотиками

Новобрачные из Пуровского района ЯНАО устроили свадьбу на ВДНХ в Москве

Нижегородская область вошла в Топ-5 активных регионов по смотрению хоккейных матчей

Подмосковный тяжелоатлет установил рекорд мира и РФ по сценическому экстриму