Түбән Кама шәһәренең 37нче лицеенда милли ашлар белән сыйландылар
Түбән Кама шәһәренең 37нче лицей укучылары бүген төрки халыкларының милли ашлары белән сыйланды. Нәүрүз бәйрәмен мәктәп күләмендә шулай бәйрәм иттеләр. Җыр-биюләр турында да онытмадылар.
37нче лицейның ашханәсендә бүген милли рух хөкем сөрә. Балаларны төрле халыкларның киемнәрен кигән мәктәп активистлары каршы алды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Нәүрүз бәйрәме уңаеннан, бүген укучыларны төрки халыкларның ашлары белән сыйладылар. Кайнар туклану белән тәэмин итә торган оешма, мәктәп ашханәсенең менюсын милли бәйрәмнәрне исәпкә алып төзи. Сабантуй, Май чабу, Пасха – берсен дә калдырмаска тырышалар
Төрле халыкларның җыр-биюләре турында да онытмыйлар. Тәнәфес вакытында укучылар милли уеннарда катнаша.
Нәүрүз бәйрәмен шулай зурлап мәктәп күләмендә үткәрү очраклы түгел, белем бирү йортында милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Чөнки 37 лицейда төрле халыкларның балалары белем ала.