Хөкүмәт яңа субъектлардан мәҗбүри күченүчеләрне кабул иткән төбәкләрнең чыгымнарын каплый
Россиянең яңа субъектларыннан мәҗбүри күченүчеләрне үзләрендә кабул киткән төбәкләрнең чыгымнарын компенсацияләячәкләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге максатларга акча бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
«Әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә текстта.
Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә, акчалар туклануга һәм вакытлыча урнашу пунктларында яшәгән кешеләрне урнаштыруга сарыф ителгән чыгымнарны компенсацияләүгә тотылачак.