Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Март
2023

Чаллыда коткаручылар Кама елгасына юка бозга кергән балыкчыларны яр буена чыгарды

0

Бүген 6нчы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтүенә дә карамастан юка бозга керүен дәвам иткән балыкчыларны ачыклау буенча профилактик рейд үткәрде. «Татар-информ» агентлыгының Чаллыдагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин вакыйга урынында төшерелгән кадрлар белән уртаклашты.

Валентин Кулагин / «Татар-информ»

Коткаручылар һава мендәрендәге суднода берничә балыкчыны яр буена алып чыкты. Боз астыннан балык каптырырга яратучыларның берсе бирегә хәтта велосипед белән килгән.

Журналистның шундый юка бозга керергә курыкмыйсызмы дигән соравына балыкчы катгый итеп: «Юк!» - дип җавап бирде.

Валентин Кулагин / «Татар-информ»

Балыкчыларның күпчелеге иптәшләренә теләктәшлек белдерде. Алар инде күп еллар балыкка йөрүләрен һәм бозда бик оста ориентлашуларын әйтте.

Шуңа да карамастан, Татарстанда кышкы балык тоту сезоны ябык. Температураның югары булуы аркасында республика елгаларында боз актив рәвештә эри, күпчелек сулыкларда инде куркыныч ерганаклар хасил булган.

Валентин Кулагин / «Татар-информ»

Рейд кисәтү характерына ия иде, балыкчыларның берсенә дә штраф салмадылар, әмма һәркайсын язгы бозга керүнең куркыныч икәнлеге хакында кисәттеләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Московские спасатели помогли коту выбраться из щели под лавочкой

"Спартак" обыграл "Краснодар" в матче РПЛ

Урганту не дали выступить на вечере памяти Окуджавы

Лепс рассказал о переезде детей за границу