Рөстәм Миңнеханов: Яңа терминал белән «Бигеш» елына 1 млн пассажирны үткәрә алачак
Чаллыда «Бигеш» аэропортында Николай Лемаев исемендәге яңа терминал ачылды. Тантанада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа объектның фотоларын телеграм-каналына куйган.
«Бигеш» аэропортында Николай Лемаев исемендәге яңа терминал ачылды. Бүген халыкара аэропорттан самолетлар 10 юнәлештә оча. Узган ел 618 мең пассажир ташыганнар», — дип язган ул үзенең Телеграм-каналында.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа мөмкинлекләр белән «Бигеш» аэропорты пассажирлар агымын елына 1 миллионга кадәр арттыра алачак.
Фото: © Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте