Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Новости за 11.09.2023

Саба урманчылыгында үз һөнәренең осталары ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

Киләсе якшәмбедә Россиядә урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба районы Лесхозның «Карпаты» мәйданчыгында районның шушы мөһим тармагында традицион чара – иң осталарны ачыклау конкурсы үткәрелде. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Кариев һәм Буа театрлары Екатеринбургта татарча спектакльләр күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

27 сентябрьдә Екатеринбургның Коляда-театрында «Свой-2023» фестивале кысаларында Буаның дәүләт драма театрының «Дәрвиш» спектакле була. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Әкият» курчак театры «Авиатор» спектакле белән Рязань фестивалендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

«Әкият» курчак театры XIX Халыкара «Рязанские смотрины» курчак театрлары фестивалендә катнаша. Бүген ул фестиваль кысаларында Рязань филармониясе сәхнәсендә Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектаклен күрсәткән.

Читать дальше...

Башкортстанда интернат-мәктәп бинасына Юрий Шатунов истәлегенә мемориаль такта куйдылар

Tatar-inform.tatar 

Күмертау шәһәрендә Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов исемендәге гимназия-интернат бинасына җырчы Юрий Шатунов истәлегенә мемориаль такта куйдылар. Мемориаль тактаны ачу тантанасы уку йортының танылган тәрбияләнүчесенең 50 еллыгына багышланган. Бу хакта «Башинформ» гимназиянең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Доллар бәясе 96 сумнан төште

Tatar-inform.tatar 

Рубль бәясе арта: 1 сентябрьдән бирле беренче тапкыр доллар 96 сумнан, ә евро 28 августтан беренче тапкыр 103 сумнан төште. Бу хакта РИА Новости Мәскәү биржасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Кама районында Татарстанда акташтан төзелгән бердәнбер мәчет торгызылачак

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында акташтан төзелгән 120 еллык тарихы булган мәчетне реставрацияләргә әзерләнәләр. Бу – Татарстанда әлеге материалдан төзелгән бердәнбер мәчет. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Читать дальше...

Самарада Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәмдә гомрәгә юллама уйнаталар

Tatar-inform.tatar 

16 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Самараның «Заря» мәдәният йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) туган көне аена багышланган рухи-әхлакый чара була. Бәйрәмдә гомрәгә (кече хаҗга) юллама уйнату каралган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...



Сургутның «Сандугач» ансамбле төбәктәге шәһәрләргә гастрольләргә җыена

Tatar-inform.tatar 

Сургутның «Сандугач» татар мәдәни коллективы яңа сезонын башлый. Әлеге сезонда коллектив округ шәһәрләренә гастрольләргә чыгарга планлаштыра. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни мохтариятенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Путин хәрби пенсионерлар - махсус хәрби операциядә катнашучыларга компенсацияне раслады

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби пенсионерлар төп түләүдән тыш компенсация ала башлаячак. Аның күләме Россия Кораллы көчләр сафына кайтканчы алган пенсияләренең 100 процентын тәшкил итәчәк, диелә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган карарда.

Читать дальше...

Александр Павлов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең (КМПО) элеккеге генераль директоры Александр Павлов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашу белдерде. Александр Павлов 9 сентябрьдә 85 яшендә вафат булды.

Читать дальше...

Дмитрий Песков Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру Саклану министрлыгы тәкъдимнәре һәм ведомство белгечләре фикере белән бәйле. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

Читать дальше...

«Казан нуры» мәчете имамы ислам дине буенча баланы уллыкка алырга ярыймы икәнен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Уллыкка алу - фамилия алмаштыру, ягъни нәсел шәҗәрәсен үзгәртүгә китерә торган үзгәреш, – исламда тыелган. Әмма мөселманнар балага опекунлык рәсмиләштерә ала. Бу хакта «Казан нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләрне программистлар көнендә IT-диктантка чакыралар

Tatar-inform.tatar 

13 сентябрьдә, Программистлар көнендә, Россиядә мәгълүмат технологияләре буенча «IT-диктант» уза. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Золымнан качкан беларуслар Литвада чит ил ватандашы паспортын ала алачак

Azatliq.org 

Сентябрь башында Александр Лукашенка чит илләрдәге беларусларга консуллыклар һәм илчелекләр аша паспорт алуны тыйды, моның өчен аларга Беларуска кайтырга кирәк булачак иде. Литваның гамәлләре – Лукашенканың шушы хактагы фәрманына җавап булып тора.

Мутко зур фатир сатып алучылар өчен ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россиядә зур фатирлар сатып алучылар өчен ипотеканы субсидияләргә тәкъдим иттеләр. 11 сентябрьдә «Дом.РФ» үсеш институты җитәкчесе Виталий Мутко Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында «Күбрәк, уңайлырак һәм матуррак төзү» сессиясендә шундый инициатива белән чыгыш ясады. Бу хакта «Известия» яза.

Читать дальше...

Уфада «Нур» татар театры яңа сезонны «Ай тотылган төндә» спектаклен әзерләүдән башлый

Tatar-inform.tatar 

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры яңа XXII иҗат сезонын Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклен әзерләүдән башлый. Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин. Бу хакта «Башинформ» театр матбугат сәркатибе Айгөл Юльякшинага сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Оксана Федорова представит премьеру фильма «Петербург Шаляпина и Рахманинова» на выставке-форуме «Россия»


Казанда киләсе елга пляжлар санын арттырырга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

Казанда киләсе елга төзекләндерелгән пляжлар санын арттырырга планлаштыралар. Әлеге тәкъдимне эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин әйтте.

Читать дальше...

Ким Чен Ын Путин чакыруы буенча якын көннәрдә Россиягә киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Корея Халык Демократик Республикасы Югары җитәкчесе Ким Чен Ын якын көннәрдә РФ Президенты Владимир Путинның шәхси чакыруы буенча Россиягә киләчәк. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Азия омбудсменнар ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Азия омбудсменнар ассоциациясе директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Алар Казанга ассоциациянең генераль ассамблеясы утырышында катнашу өчен килгән. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка Андреева стала рекордсменкой на турнирах WTA-1000






Суд: Брата фигуранта дела о теракте в «Крокусе» арестовывали за хулиганство

Семь человек пострадали в ДТП на трассе Москва – Санкт-Петербург

В Йошкар-Оле призёров конкурсов о родном крае наградили поездкой в Москву

«Родиной не торгуем»: в МИД РФ отказались обменять активы на возврат новых регионов