Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Тукай Әдәби музеенда яшь рәссамнар күргәзмәсе ачыла

0

8 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачыла. Анда Казанның 1 нче һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләре укучыларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана.

Тукай Әдәби музеенда еш кына танылган һәм билгеле рәссамнарның шәхси күргәзмәләре уза, шагыйрьнең тормышы һәм иҗат мотивларын яктырткан тематик күргәзмәләр оештырыла. Казан сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең эшләрен музейда күрсәтүне оештыру күркәм традициягә әверелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

«Мирас» күргәзмәсе — Габдулла Тукай Әдәби музее белән 1 һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләренең беренче уртак проекты. Бу сәнгать уку йортлары Татарстан Республикасы милли сәнгатен өйрәнүгә, уку процессында балаларны рухи-әхлакый үстерү һәм этномәдәни белем бирүгә, иҗади актив шәхесләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

«Мирас» күргәзмәсе яшь рәссамнарның графика һәм рәсем эшләрен берләштерә, килгән кунакларны профессиональ башкарылган скульптура үрнәкләре белән таныштыра.

Күргәзмә 8 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Адресы: Габдулла Тукай урамы, 74. Керү ирекле.

Күргәзмә ачылышына Татарстан халыклары мәдәниятен яратучы һәм бәяләүчеләр, республиканың рәсем сәнгате киләчәге белән кызыксынучылар чакырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Открытый чемпионат Италии: Новак Джокович получил сильный удар после выхода в третий раунд после Корантена Муте | Теннисные новости






Интерфакс: правкомиссия поддержала штрафы за скрытые автомобильные номера

Собянин: в Москве стартовал отборочный этап чемпионата «Абилимпикс-2024»

Глава Миннефти Ирака заявил, что продление сокращения добычи является решением ОПЕК

Во Владимирской области прошел российский чемпионат по запуску ракет