Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Путин Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесенә дәүләт бүләге бирү карарын имзалады

0
Путин Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесенә дәүләт бүләге бирү карарын имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованы «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турында карарга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

«Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», – диелә документта.

Шулай ук әлеге бүләккә Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова лаек булды.

Мактаулы бүләк Россия Президентының 1994 елның 2 мартындагы карары нигезендә булдырыла. Аның белән сәнәгать, төзелеш, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә аерым уңышларга ирешкән россиялеләрне, шулай ук Ватанны саклауга зур өлеш керткәннәрне бүләклиләр.

Татарстан Республикасы көне алдыннан республикабызда яшәүчеләргә Россия дәүләт бүләкләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Работодатели назвали лучшее время для поиска сотрудников

В Московской области у подростка-зацепера сгорел половой орган из-за удара током

ВС РФ заняли территорию Волчанского аэродрома, ВСУ обороняют район мясокомбината

Актрисе Наталье Теняковой экстренно вызвали скорую помощь