Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим Шәмсетдинов: Җәядән ук атуны үстерү нияте бар

0
Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим Шәмсетдинов:  Җәядән ук атуны үстерү нияте бар

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов җәядән ук атуны үстерү нияте булуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

16 сентябрьдә Алабуга шәһәрендә җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры уза. Әлеге турнирны үткәрү идеясен беренче тапкыр тәкъдим иткән Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов былтыргы турнирдан соң булган фикерләре белән уртаклашты.

«Татарстанда традицион җәядән ату әле башланып кына килә. Башкортстанны карасак, алар 10 елдан артык турнирлар үткәрә. Татарстанда җәядән ук атучылар әле аз. Безнең «Максат» җәядән ату клубы һәр атна саен дәресләр үткәрә, кызыксынучылар арта. Былтыр турнирда Алабугадан 3 ир-ат, 2 бала катнашты, быел 17 кеше катнаша, хатын-кызлар да бар. Без Татарстанда, гомумән Россиядә традицион җәядән атуны популярлаштырырга, үстерергә ниятлибез, - дип сөйләде ул.

Ул җәядән ук атарга өйрәнергә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте. «Теләүчеләр булса, клублар оештырып була. Моның өчен җәя һәм уклар, теләк, вакыт кирәк. Кемнең җәядән ату белән шөгыльләнәсе килә, без юлны күрсәтә, киңәш бирә алабыз , - диде ул. Аның сүзләренчә, былтыргы турнирда беренче урыннарны алучылар арасында Башкортстаннан килүчеләр күп булган.

Турнирның директоры Илнур Газимов киләчәктә укчыларны атка утырту теләге булуын әйтте. «Киләчәктә батырны татар атына утыртырга телибез. Әлегә укчылар җәяүле. Без җәядән ату һәм ат спортын берләштерергә телибез», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Уехавшая из России правнучка летчика Чкалова объявлена в розыск МВД

Военнослужащая из Истры получила орден Мужества

Адвокат Добровинский: сторона Успенской раздражала суд доводами против Киркорова

Страшная авария забрала жизнь пешехода в Собинском районе