Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Путин сәнәгать ипотекасын 10 елга кадәр арттырырга кушты

0
Путин сәнәгать ипотекасын 10 елга кадәр арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин сәнәгать ипотекасы программасын киңәйтү мөмкинлеген карарга кушты. Россия эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу нәтиҗәсе буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында дөнья күргән.

«Элек бирелгән йөкләмәләрне исәпкә алып, кредит срогын 10 елга кадәр һәм кредитның максималь күләмен 1,5 млрд сумга кадәр арттыруны күздә тотып, сәнәгать ипотекасы программасын киңәйтүгә кагылышлы мәсьәләләрне карарга», – диелә документта.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән. Дәүләт башлыгына докладны 2023 елның 15 ноябренә кадәр тапшырырга тиешләр.

Моннан тыш, кирәкле финанслауны күздә тотып, Министрлар Кабинетына конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру буенча корпоратив программаларны 2030 елга кадәр озайту мәсьәләсен карарга кирәк. Шулай ук компонент һәм ресурс базасын формалаштыру программасы кысаларында Сәнәгатьне үстерү фондына ташламалы заемнар бирү вакытын арттыру мөмкинлеген карау зарур.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Голубев: достойная поддержка позволяет контрактникам не волноваться за семьи

Китайский «Транзит»: тест фургона JMC Fushun

Почти 40 тысяч москвичей получат новые квартиры по реновации в ЗАО

«Связь-2024»: сегодня и завтра российского телекома