Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Татарстанның дүрт проекты «Агротуризм» федераль грантын отты

0
Татарстанның дүрт проекты «Агротуризм» федераль грантын отты

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агротуризм» гранты бәйгесенә йомгак ясады. Татарстанның дүрт хуҗалыгы киләсе елда проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль ярдәм алачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

«Агротуризм» грантына йомгак ясалды. 2024 елга Татарстаннан дүрт проектка ярдәм күрсәтеләчәк»,— диелә хәбәрдә.

Мамадыш районынан Хисмәтов Ф.Ф. крестьян-фермер хуҗалыгының «Форель-бал колориты белән Олыяз» проекты һәм «Фермер» авыл хуҗалыгы куллану кооперативының «Марста шәп!» татарча кунакчыл фермер хуҗалыгы» проекты бәйге җиңүчеләре булды.

Беренче проект ял базасы булдыруны күздә тота. Туристлык объекты бөтен сезонда да актив ял һәм авыл хуҗалыгы традицияләре белән таныштыру хезмәте күрсәтәчәк. Ә «Марста шәп!» хуҗалыгында туристлар җирле фермер продукциясен татып карый, мунча комплексы, бассейнда ял итә, квадроцикл һәм кар машинасыннан файдалана алачак.

Моннан тыш, грантка «Экоферма һәм Су кондызлары чишмәсе – калкулыклар арасында тынлык» проекты белән Лаеш районыннан Р.Ш. Исхакова крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «КамРай» экотуристик комплекс» проекты белән Чистай районыннан Э. Г.Җамалдинов крестьян-фермер хуҗалыгы ия булды.

Грант акчасына Лаеш районы хуҗалыгы Мирәтәк авылы территориясен — ял итү зоналарын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерергә планлаштыра. Чистай районы проекты заманча контактлы ферма, балалар мәйданчыгы булдыруны, территорияне төзекләндерүне, Кама ярына баскыч ясауны күздә тота. Комплекс шулай ук үз эченә төньяк боланнар, Алтай тиеннәре һәм декоратив куяннар белән мини-тыюлыкны алган.

Конкурска Татарстаннан барлыгы 8 гариза җибәрелгән. Мамадыш районы 3 проект тәкъдим иткән, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш һәм Чистай районнары берәр проект җибәргән.

«Агротуризм» гранты 3 миллионнан 10 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Ул проектларын тәкъдим итүчеләрнең аңа инвестиция кертү өлешенә бәйле. Грант акчасы туристларны урнаштыру объектлары булдыру, аларны төзекләндерү һәм инженер коммуникацияләренә тоташтыру, туристик җиһазлар сатып алу, территорияне төзекләндерү буенча эшләр һәм башка максатларга юнәлдерелергә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






21 причина пойти на Пикник «Афиши». Громкие хедлайнеры, яркие молодые имена и не только

«Иркутск» уступил на выезде «Чертаново»

Диетолог Соломатина рассказала о пользе и вреде вареных раков

Рыбинск во время войны