Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

«Тәртип» радиосы: «Кабатланмас моңнар» концерты бүгеннән үткәнгә сәяхәткә чакыра

0
«Тәртип» радиосы: «Кабатланмас моңнар» концерты бүгеннән үткәнгә сәяхәткә чакыра

Концертта Айдар Фәйзрахманов, Фоат Галимуллин, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Алмаз Хәмзин, Зөһрә Шәрифуллина, Зөфәр Хәйретдинов, Филүс Каһиров җырлары яңгыраячак.

«Тәртип радиосы» яңа сезонны «Кабатланмас моңнар» концертлар циклы белән башлый. Беренче концерт 22 сентябрь 19:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә көтелә. Бу хакта радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Исеме җисеменә туры килеп, әлеге концерт тамашачыны бүгеннән үткәнгә сәяхәткә чакыра. Без үзебезне үткән белән көткән арасында күпер салучылар дип юкка гына атамыйбыз. «Кабатланмас моңнар» концерты моңа тагын бер дәлил булыр. Үткән белән көткән арасындагы күпер башында өлкән, легендар шәхесләребез торса, тоташтыручы буын булып урта яшьтәге күренекле җырчылар торачак. Киләчәгебезне өметле итүчеләр булып яшь башкаручылар чыгыш ясаячак, яңа тавышлар яңгыраячак», - диде Ризәлә Исмәгыйлева.

  • Концертта җырчылардан Айдар Фәйзрахманов, Шамил Әхмәтҗанов, Фоат Галимуллин, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Алмаз Хәмзин, Зөһрә Шәрифуллина, Лена Бичарина, Зөфәр Хәйретдинов, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, музыкантлардан Кирам Сатиев, Ринат Мөхетдинов, Ринат Вәлиев, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов, Динә Закирова чыгыш ясаячак.

Фото: © Рамил Гали

Сценарий авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Тәртипле иртә» тапшыруын алып баручы Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, кичәдә тамашачыны бик күп сюрпризлар көтәчәк.

«Кичәдә тамашачы «Тәртип»тә һәрвакыт тавышы яңгырап торган Фоат Галимуллинның галим, матур тавышлы диктор һәм шагыйрь генә түгел, җырчы икәнен дә ишетә алачак. Алмаз абый Хәмзин 1976 елларда оешкан «Саз» ансамблендә җырлаган кызларны тамашачыга кабат ишеттерергә тырышачак. Баянчылар гына да җидәү булачак. Чын мәгънәсендә ял иттерә торган, үзеңнең тамырларыңны тоя торган рәхәт тамаша булыр», - диде ул.

Фото: © Рамил Гали

«Кабатланмас моңнар» моң төшенчәсенең чын мисалларын, кабатланмас дәрәҗәдәге моң үрнәкләрен ишеттерәчәк. Татар халкын татар иткән нигезләрдән саналган тел, моң, җыр сәнгате бүген дәрәҗәсен югалтып бара. Бу – иң аяныч күренешләрнең берсе. «Кабатланмас моңнар» халкыбызның шушы кыйммәтен, шушы мирасын калкытыр, дип ышанам», – диде Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Ул концертны башлыча 3 кеше оештырганын, аларның зур эш башкарганын искәртеп узды. «Алар концертта берничә буын җырчыларын берләштергән. Минем буынга алмашка килгән җырчылар да бар, инде аларның үзләренә дә алмашка килеп өлгергән өметле тавышлар бар. «Тәртип»ләр алга таба да менә шушылай үткәнне, бүгенгене, киләчәкне тәртиптә, бергәлектә тотсын», – диде Айдар Фәйзрахманов.

Фото: © Рамил Гали

«Безнең идея үзе яңа түгел. Ретро концертлар бар, алар күп. Шул ук Салават абый Фәтхетдиновның концертында да бу идея чагылыш тапты. Безнең максат – шушы концертлардан аерылып торырлык итеп башкарып чыгу. Шушы максаттан чыгып уйлаганда иң беренче туган сорау – нәрсә ул җыр? Һәрбер җыр – ул башкаручының күңел халәте, тарихы, яңалыгы, хатирәсе. Һәрбер җыр үз чорының чагылышы булып тарихка керә», - диде концертның режиссеры, Кәрим Тинчурин театры артисты, «Мизгел» театры баш режиссеры, «Тәртипле иртә» тапшыруын алып баручы Илфак Хафизов.

Концерт 4 өлештән торачак. Беренче өлеш 80-90 елларга багышланса, икенче өлеш – 1990-2000 елларга. Алдагы бүлекләр 2000 еллардан бүгенгегә кадәр тарихны чагылдырачак, диде концертның режиссеры Илфак Хафизов. «Безнең күбебез җитмешенче, сиксәненче елгы концертларны үз күзләре белән күргән кешеләр түгел. Без ул концертларга видеорәт ярдәмендә алып кайтачакбыз», – дип вәгъдә итте Илфак Хафизов.

Фото: © Рамил Гали

Режиссер үткәннәргә кайта алу мөмкинлегенең әһәмиятен аңлатып, бүген исәннәр арасында булган легендар шәхесләребезне киләчәк буыннар өчен видеоязмалар рәвешендә саклап калдырырга өндәде. Ул мисал итеп Әлфия Афзалованың концертыннан кечкенә генә өзекнең сакланып калуын искәртте һәм аны «алтын кыйммәтенә ия видеоязма» дип атады.

«Бүген исән легендар шәхесләребезне тереләй күреп эшләвем белән мин бәхетле. Шуның белән беррәттән бер нәрсә өчен көенәм – күренекле шәхесләребез видеоязмалар рәвешендә сакланып бармый. Вафат шәхесләребез булган видеоязмаларны табу шулкадәр авыр икән. Исәннәрнең дә үткәннәрен табып карап булмый. Бүген безнең арабызда яшәп, иҗат итеп йөргән легендаларыбызны киләчәк буыннар өчен видеоязмалар рәвешендә мәңгеләштерсәк, сакласак иде», - диде Илфак Хафизов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Гонконгский поставщик Renault подал иск в суд о банкротстве «Москвича»

Посол США Трейси: американские и советские солдаты сражались бок о бок

Погода в Твери сегодня: сильный ветер праздник не испортит

Карлсон опубликовал интервью с Тарой Рид, обвиняющей Байдена в домогательствах