Миңнеханов һәм Sany Group Company производствоны локальләштерү турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Sany Group Company компаниясенең Россия бүлекчәсе җитәкчелеге белән очрашты. Компания төзелеш техникасы һәм җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 елда Кытай Халык Республикасына сәфәре вакытында ул компаниянең бер предприятиесендә булган. «Мин бик тәэсирләнгән идем. Югары культуралы заманча предприятие. Алдынгы технологияләр һәм көндәшлеккә сәләтле модель рәте», - дип уртаклашты ул.
Очрашуда Татарстанда производствоны локальләштерү мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.
Искәртик, «РОСТКИ» беренче форумы 7 һәм 8 сентябрьдә «Казан Экспо»да уза. Чарада 20 илдән һәм Россиянең 55 төбәгеннән 3,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. 500 дән артык катнашучы - Кытай вәкилләре.