Казанның Киров районында бакча йорты янган
Бүген Казанның Киров районында зур янгын булган. Шаһитлар янгын видеосын социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Урынга өч янгын сүндерү машинасы килүе билгеле.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, кич белән «Лагерная»да бакча йорты янган.. Ут аны тулысынча юк иткән.
Янгынның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итә. Беркем дә зыян күрмәгән.