Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Гөлназ Җиһангирова: Анталиядә төрки халыклар фестивалендә татар мәдәнияте күрсәтеләчәк

0
Гөлназ Җиһангирова: Анталиядә төрки халыклар фестивалендә татар мәдәнияте күрсәтеләчәк

ГөлҖиһан фестивальдә үзе дә җырларга ниятли

Быел көзен Анталиядә Төрки халыклар фестивале узачак. Анда татар милли үзенчәлекләре дә киңкүләм тәкъдим ителәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче милләттәшебез Гөлназ Җиһангирова (тәхәллүсе ГөлҖиһан) сөйләде.

"Узган ел мине өч көн дәвамында барган төрки халыклар фестиваленә чакырдылар. Аннан сөенеп тә, көенеп тә кайттым. Фестивальдә татарларны күрмәвемә бик борчылдым", - диде Гөлназ Җиһангирова.

"Бәхеткә, фестивальне оештыручылар белән таныш идем. Җитәкчелектән: «Ни өчен төрки халыклар арасында татарлар юк?» – дип сорадым. «Ә-ә-ә, шулай шул, менә сез сәнгать белән бәйле кеше, координаторы булсагыз, бәлки, моны эшли алыр идек», – дип җавап кайтардылар", - диде ул.

Шул көннән башлап, ГөлҖиһан Бөтендөнья татар конгрессына фото-видеоларны җыеп җибәргәнен, оештыру эшләрен үз өстенә алып, иҗади төркем тупланганын искәртте.

"Ноябрьдә киләчәкләр, Аллаһы боерса. Башкортстаннан да катнашучылар булачак. Фестивальдә үзем дә җырларга ниятлим. Без – Анталиядәге татарлар, газиз милләттәшләребез белән бергәләшеп, татар халкын иң матур яктан күрсәтерлек итеп әзерләнәчәкбез", - дип белдерде Гөлназ.

"Милли киемнәребез, ашларыбыз, чигүләребез, җыр-моңнарыбызны матур итеп күрсәтәсе һәм җиткерәсе килә. Кыскасы, бер чатырда татарның барлык милли үзенчәлекләре белән таныштырырга ниятлибез. Үзем өчен шуны ачыкладым: туган ягыңнан аерылып киткәч, милли үзенчәлекләреңне саклап калырга тырышасың икән ул. Телең дә, халкың да кадерлерәк", - диде ГөлҖиһан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






В Йошкар-Оле прошёл городской фестиваль Workout «За Победу»

Посольство Болгарии подтвердило выдачу россиянам шенгенских виз

Жители Люберец станцевали Майский вальс в канун Дня Победы

Автомотопробег по местам боевой славы прошел в Дмитрове