Россиялеләр Мароккодагы җир тетрәү вакытында зыян күрмәгән
Мароккодагы җир тетрәү вакытында бер генә Россия кешесе дә зыян күрмәгән, Африка илендәге РФ дипломатик миссиясе җирле хакимиятләр белән даими элемтәдә тора, дип белдерде Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Россиянең Рабаттагы илчелеге һәм Касабланкадагы Генераль консуллыгы Марокко хакимиятләре белән даими элемтәдә тора. Безнең дипломатлар мәгълүматы буенча, җир тетрәүдән зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк», - диелгән Захарованың Россия дипломатик ведомствосы сайтында басылган комментариенда.
Элегрәк Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) 6,9 магнитудалы җир тетрәү Мароккода Марракеш шәһәреннән 80 километр ераклыкта булганлыгын хәбәр иткән иде. Соңрак билгеле булганча, Мароккода җир тетрәү аркасында һәлак булганнар саны 820 кешегә җиткән, тагын 672 кеше зыян күргән.