Мөхәммәтшин Азия омбудсменнар ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Азия омбудсменнар ассоциациясе директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Алар Казанга ассоциациянең генераль ассамблеясы утырышында катнашу өчен килгән. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин хокук яклаучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика дәүләт хакимияте органнары исеменнән сәламләде, шулай ук Азия омбудсменнар ассоциациясе Генераль ассамблеясының чираттагы утырышын Россиядә, Татарстанда уздыру тәкъдимен хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Республика Россиянең Азия омбудсменнар ассоциациясе белән хезмәттәшлеген ныгытуга һәм алга таба үстерүгә лаеклы өлеш кертә алачак дип ышанам», — дип билгеләп үтте сәясәтче.
Мөхәммәтшин кунакларга төбәкнең социаль-икътисади үсеше, Дәүләт Советы, парламент комитетлары, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге турында сөйләде.
«Эшләү дәверендә Азия омбудсменнар ассоциациясе җитлекте, нәтиҗәле эшли һәм даими үсештә, аны бөтен дөньядагы коллегалары таный», — дип билгеләп үтте оешма президенты — Пакистанның Федераль омбудсмены Эджаз Әхмәд Курәши.
Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова исә утырышның Кеше хокуклары декларациясен кабул итүгә 75 ел тулу уңаеннан узуына игътибар итте. «Декларация нигезләмәләрен тормышка ашыру өчен эзлекле хокук яклау эшчәнлеге кирәк. Азия омбудсменнар ассоциациясе ассамблеясы, традицион кыйммәтләрне алга сөреп, бу эштә мөһим урын алып тора», — дип ышана ул.
- Бүген, 11 сентябрьдә, Казанда Азия омбудсменнары ассоциациясенең Директорлар советының 24 нче утырышы һәм Генераль ассамблеясының 17 нче утырышы уза. Шулай ук «Россиядә чит ил студентлары: хокукый нигезләмә һәм ярдәм институтлары» темасына түгәрәк өстәл утырышы да булачак. Иртәгә, 12 сентябрь көнне, «Омбудсменнарның нәтиҗәле тәҗрибәсе: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Чаралар Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак.