Татарстан халыкны кече һәм урта бизнеска җәлеп итүдә алдынгы төбәкләр исемлегенә керде
2023 елның июль йомгакларына караганда, кече һәм урта бизнеска халыкны җәлеп итү буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 10 нчы урынны алды. Бу — РИА рейтингы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре.
Кече һәм урта бизнес белән мәшгуль затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, республикада икътисад тармагында эшләүчеләрнең гомуми саны 43,6 процент тәшкил иткән.
Кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә җәлеп ителгәннәр саны 882,8 мең кешегә җиткән, яки ил буенча караганда, аларның гомуми санының 2,95 процентына тигез. Шул ук вакытта бер ел эчендә Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес белән мәшгульләр саны 8,1 процентка арткан.
Рейтингта Татарстанның күршеләре —Краснодар крае (9нчы урын, мәшгульләр өлеше 44,2 процент) һәм Карелия (11нче урын, мәшгульләр өлеше 43,3 процент ).
Рейтинг лидерлары булып Мәскәү (65,8 процент), Санкт-Петербург (63,6 процент) һәм Новосибирск өлкәсе (54,8 процент) тора. Аутсайдерлар исә — Ингушетия (12,2 процент), Карачай-Черкес (23,1 процент) һәм Чукот автоном округы (23,4 процент).
РИА Новости экспертлары фикеренчә, «соңгы вакытта кече һәм урта бизнес белән мәшгульләр саны арту тенденциясе күзәтелә». Бу тенденция Чукот автоном округыннан башка барлык төбәкләрдә диярлек теркәлгән.