Мутко зур фатир сатып алучылар өчен ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте
Россиядә зур фатирлар сатып алучылар өчен ипотеканы субсидияләргә тәкъдим иттеләр. 11 сентябрьдә «Дом.РФ» үсеш институты җитәкчесе Виталий Мутко Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында «Күбрәк, уңайлырак һәм матуррак төзү» сессиясендә шундый инициатива белән чыгыш ясады. Бу хакта «Известия» яза.
Мутко билгеләп үткәнчә, хәзер Россиядә сатыла торган торакның 53 процентын бер бүлмәле фатирлар тәшкил итә, әмма мондый торак балалы гаиләләр өчен туры килми.
«Миңа кайчак оят. 20 кв.м мәйданлы фатирлар төзиләр. Һәм ихтыяҗ бар. Россиядә сатыла торган торакның 53 проценты - бер бүлмәле фатирлар», - диде Мутко.
«Дом.РФ» генераль директоры фикеренчә, илдә зур фатирларга ипотеканы субсидияләргә кирәк.
«Мин, гомумән, зур фатирларны алу өчен стимул булдырырга тәкъдим иттем һәм хәзер дә тәкъдим итәм. Кеше зур фатир сатып алырга тели икән, әйдәгез, ипотеканың ике пунктын алабыз. Төзүчегә дә һәм барысына да отышлы булачак», - дип өстәде Мутко.
Элегрәк ВТБ идарәсе әгъзасы Святослав Островский Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында 15 сентябрьдән Ерак Көнчыгыш укытучыларына 0,7 процент ставка буенча ипотека алу мөмкинлеге булачак, дип белдерде. Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре комплекслы иминият шартларында «Ерак Көнчыгыш ипотекасы» программасы кысаларында минималь ставка буенча кредит алачак.