Уфада «Нур» татар театры яңа сезонны «Ай тотылган төндә» спектаклен әзерләүдән башлый
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры яңа XXII иҗат сезонын Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклен әзерләүдән башлый. Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин. Бу хакта «Башинформ» театр матбугат сәркатибе Айгөл Юльякшинага сылтама белән хәбәр итә.
Хәзерге вакытта театрның барлык цехларында җитди әзерлек эшләре алып барыла. Рәссам-сәхнәгә куючы Полина Емельянова җитәкчелегендә гадәти булмаган декорацияләр ясала. Костюмнар буенча рәссам Алия Бәйрәмгулова үзенчәлекле костюмлар әзерли. Спектакльдә катнашучылар белән хореограф Андрей Сорокин, ә музыкаль бизәлеш белән Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев шөгыльләнә. Премьера 20-21 октябрьгә билгеләнгән.
Сезон 29 сентябрьдә ачылачак. Бу тантаналы вакыйга узган сезонның соңгы премьерасы Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча куелган «Туташ. Өзелгән очыш» спектакле белән билгеләп үтеләчәк. Театр романы жанрындагы спектакльнең сюжеты «Нур» театры тарихы белән тыгыз үрелеп бара. Ул татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның катлаулы язмышы, иҗади күтәрелеше һәм төшүе турында бәян итә.
Сүз уңаеннан, театр 16 сентябрьдә ачылачак. Җәйге каникуллардан соң сәхнәне Мансур Гыйләҗевнең «Көлмәгез, мин үләм» комедиясе җанландырачак һәм башка спектакльләргә старт бирәчәк. Аны сәхнәгә режиссер Азат Җиһаншин куя.