Казанда киләсе елга пляжлар санын арттырырга планлаштыралар
Казанда киләсе елга төзекләндерелгән пляжлар санын арттырырга планлаштыралар. Әлеге тәкъдимне эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин әйтте.
«Вакыт үткәрү өчен уңайлы һәм, иң мөһиме, куркынычсыз шартлар тудыру максатыннан, шәһәр халкының теләген исәпкә алып, 2024 елга су буенда төзекләндерелгән ял итү урыннарын арттыру мәсьәләсен каравыгызны сорыйбыз», — диде ул.
Аның сүзләренчә, халык күбесенчә Түбән һәм Урта Кабан, Чабакса күлләре, шулай ук «Казан» гаилә үзәге һәм елга порты артындагы территорияләрне төзекләндерергә тәкъдим итә.
«Сорау, чыннан да, өлгерде – шәһәр халкының су коену урыннары саны арта. Әйдәгез бергәләп карыйк, анализлыйк. Безнең шундый нәрсә бар: күлнең бер өлешен алабыз, ә икенче өлеше безнеке түгел», – дип билгеләп үтте Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.